Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

5 октябрь - Укытучылар көне

Хөрмəтле укытучылар! Сезне зур ихтирам һəм рəхмəт хислəре белəн һөнəри бəйрəмегез белəн котлыйбыз.

Кем өчен дə истəлекле һəм дулкынландыргыч көн бу. Чөнки, һəрбарчабызның тормышындагы якты һəм матур сəхифəлəр укытучы исеме белəн бəйле. Алар безгə аң-белем, тəрбия генə биреп калмый, кирəк чакта киңəш тə бирəлəр, ярдəмнəреннəн дə ташламыйлар.

Сезнең тырыш хезмəтегез нəтиҗəсендə районыбыз укучылары республика күлəмендə узган бəйгелəрдə катнашып, зур җиңүлəр яулый. Болар барысы да сезнең тынгысыз, тырыш, намуслы хезмəт нəтиҗəсе. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичə, күңелегездəге яшəүнең алкышын киметмичə, сəламəтлек дəрьясында коенып озын-озак еллар яшəгез. Гаилə бəхете һəм хезмəт уңышлары юлдаш булсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев