Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме

Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне Раштуа бәйрәме белән котлыйбыз.

Менә инде ике мең елдан артык якты Вифлеем йолдызы дөньяның барлык христианнарына дингә, хакыйкатькә һәм әхлакый камиллеккә юлны яктырта, халыкның күңелен өмет, мәхәббәт һәм шәфкать-мәрхәмәт хисләре белән тулыландыра. Шушы вакыт эчендә Раштуа күп илләр һәм халыкларның көндәлек тормышына һәм мәдәниятенә ныклап үтеп керде, гомумкешелек цивилизациясенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди. Теләчелеләр, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, тормышыбыздагы югары-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный, җирдә тынычлык, татулык хакына тугры хезмәт итү, дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Алга таба да христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара, динара элемтәләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанабыз. Яңа ел һәркайсыбыз өчен файдалы һәм игелекле эшләргә бай ел булыр. Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Сезгә рухи күтәренкелек, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев