Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

7 Май – элемтә хезмәткәрләре көне

Халыкның тормышын элемтә чараларыннан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый.

Хөрмәтле элемтә хезмәткәрләре һәм өлкә ветераннары! Үз вазифаларыгызны җиренә җиткереп башкаруыгыз белән сез үзегезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре яулыйсыз. Башкарган хезмәтләрегезнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар һәм аяз күк йөзе телибез.  Хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешегез. Киләчәктә дә элемтә, хәбәрләшү чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндереп, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур тырышлык куярсыз дигән ышанычта калабыз.

Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев