Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Хөрмәтле райондашлар!

Сезнең барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән ихлас котлыйбыз. Нык гаилә - һәркемнең күңел җылысының бетмәс-төкәнмәс чыганагы. Бу көнне без гаилә, аның төп кыйммәтләре булган мәхәббәт һәм тугрылыкның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аеруча ачык аңлыйбыз. Күпчелек яшьләребез үзләренә балалар тәрбияләүдә барлык бурычларны да алырга, әти-әниләренә ныклы терәк булырга да әзер. Районыбызда күпләргә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, никахларны саклап калу, күп балалы аналарны социаль яклау чаралары күрелә, бәхетле, дус гаиләләр күбрәк булуы турында кайгыртыла. Һәр гаиләдә балаларның шат авазлары ишетелсен иде. Бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, гомергә пар канатлы булуларын телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев