Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ике айга нәтиҗә ясалды

Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2025 елның ике аенда - гыйнвар һәм февраль айларында терлекчелек тармагындагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.

Киңәшмәдә әлеге теманы яктыртып район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветериания берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады. Шулай ук киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек (ашлама, симәнә туплау, эшче кадрлар белән тәэмин итү), техника ремонты мәсьәләләре дә калку күтәрелде. Болары турында Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов белән “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Илфар Баев сөйләде.

Соңгы ике айда терлекчелек тармагында куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында  беренче урынга - “Алан” белән “Чулпан” ширкәтләре терлекчеләре чыкты. Мактаулы приз - Ат сыны белән Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары әлеге ширкәт җитәкчеләре Алмаз Фәсхетдинов белән Рүзәл Мәрдәновка, ә җылы одеаллар терлекчеләргә тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарда “Игенче” ширкәте белән “Низамов М.Х.”крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчеләре.  

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев