Өмәле җомга иртәсе
Санитар - экологик икеайлык бара.
Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында “Тюлячка” паркында җомга өмәсе үткәрелде. Анда район үзәгендә урнашкан оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр белән беррәтән, социаль хезмәткәрләр дә актив катнашты. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез бүгенге өмә барышын күрәсез.
Кызганыч, күпләр, көнкүреш калдыклары булып саналмаган зур габаритлы төзелеш калдыкларын, кулланышта булган покрышкаларны, агач ботаклары белән салам - печәнне һәм иске мебельне чүп контейнерына чыгарып сала. Бу гамәл тамырдан дөрес түгел. Чүп контейнерларын әлеге төр калдыклар белән тутыручыларга административ чаралар күреләчәге турында искәртәбез. Әлеге уңайдан административ тәртип бозучылар турында 21 - 2 - 95 номерына шатлыратып хәбәр итәргә яки Aliya.Sharafieva @ tatar.ru электрон адресына язып җибәрергә мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев