Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аҗаганлы яшьлек

Бүген Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уены уздырылды. Анда районыбыз мәктәпләреннән 10 команда көч сынашты.

Ярышларның бер өлеше мәктәп эчендә булса, хәрәкәткә бай булганнары ачык һавада үткәрелде. Командалар арасында иң көчлесе дип Теләче урта мәктәбе командасы табылды, икенче урынга Олы Нырсы мәктәбе чыкты, өченче урынга Шәтке мәктәбе лаек булды. Беренче урынны яулаган Теләче мәктәбе командасы Республика хәрби-патриотик уенында катнашачак. 
   Ярышлар бик матур, җиренә җиткереп оештырылган булуы белән аерылып торды. Әйтеп үтәргә кирәк, "Аҗаган" уены икенче ел рәттән Сауш төп мәктәбе базасында уздырыла. Моның өчен биредә бөтен шартлар да бар: иркен спорт залы, кардан чистартылып әзерләп куелган спорт мәйданчыгы, балаларны ашату өчен зур ашханә, бердәм коллектив.
  Ярышлар барышында Теләче районы егетләре һәм кызлары тагын бер кат үзләренең Ватанны сакларга әзер икәнлекләрен расладылар. Һәр уенда яшьләр энергетикасы, көч, ярышка, җиңүгә омтылыш сизелеп торды. 
   Яшь батырларны ДОСААФ җитәкчесе Нуртдинов Рәис Рөстәмович, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Вахитова Миләүшә Госмановна котлады, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев