Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ачык турнир узды

Бүген, ягъни 16 ноябрь көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында мәктәп укучылары арасында йөзү буенча ачык турнир булып үтте.

Ярышларны ачу тантанасында һәм яшь спортчыларны сәламләүдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин катнашты. Ярышта Саба, Питрәч, Лаеш, Әтнә һәм Теләче районнарының яшь йөзүчеләре көч сынашты. Ярышка йөзгә якын яшь спортчы килгән иде.

Ярты көн дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Медаль һәм Дипломга лаек булган призерларны районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов һәм “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин тәбрикләде. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев