Административ эш каралды
Теләче җәмәгать судында Россия Федерациясе административ хокуклар бозу кодексының 12.26 статьясының 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән административ эш каралды.
Теләче районы Күкчә авылыннан Р.А.Антонов (2005 елгы) бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, 45 мең сум штрафка тартылды.
Машина йөртүче суд барышында катнашмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев