Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Агымдагы елга эш планы билгеләнде

Бүген, ягъни 19 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапхасендә районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының авыл җирлекләрендә эшләп килүче бүлекләре белән очрашу узды.

 Районның  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Ибраһимова -очрашуда катнашучыларга 2023 елда уздырылачак чаралар хакында сөйләде. Алар арасында Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе, “Татарның мамык мендәрләре”, якташыбыз Юныс Әхмәтҗановка багышланган татар ашлары, "Нәни энҗеләр"  бәйгеләре, Чишмә, Самовар бәйрәмнәре, портрет кичәләр,  гармунчы хатын - кызларга багышланган һәм башка күп төрле чаралар бар. 

-Яшь буынны кечкенәдән үк халкыбызның гореф -гадәтләре рухында тәрбияләү кирәк, шул чакта гына балаларыбыз татар яшьләре булып үсәчәк. Очрашуларыбызда яңадан -яңа чаралар оештыру, тәрбия мәсьәләләре, традицияләрне саклау ысуллары хакында фикер-тәкъдимнәребез белән уртаклашырбыз, дип өметләнәм, – дип ассызыклады Татар Конгрессынның Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина да. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев