Әй , Галижәнап китап, укучыларың бармы? (район бәйгесе кысаларында)
Элеккеге язучылар әйтмешли, кулдан каләм төште. Сәбәбе дә җитди- син язганнар бүген кемгә кирәк? Безнең язганнарны укучы булырмы? Бүген бераз бардыр да, ә киләчәктә ни көтә? (Факил Сафин “ Күкләр җиргә тоташкан” әсәреннән)
Әлеге сорауларга жавап табу максатыннан, авылыбыздагы якты, зәвыклы итеп җиһазландырылган бай китапхәнәгә юл алдым. Чөнки минем чын китапханәче, остаз, Миләүшә апа фикерләрен, сүзләрен ишетәсем, аның белән әңгәмә корасым килде .
Ниһаять, мин китапханәдә. Аның эченә үтүгә, китапка ,язучыларыбызга булган мәхәббәтең тагы да арта. Диварда туган телебезгә ,әдәбиятыбызга , китапка карата нинди генә канатлы сүзләр юк ! Бер төркем язучылар сиңа елмаеп карап торалар...Алар гүя: мине укы, мине укы, диләр сыман. Ә китаплар илендә безне һәрвакыт ачык йөзле, талантлы, тәҗрибәле һөнәр иясе, китапларның якын дусты, сердәше Нәҗипова Миләүшә Хабибрахман кызы көтә бит!
Аның белән булган әңгәмәбез язмабызның исеменә һәм кереш өлешенә куелган сораулар хакында.
-Хәерле көн, Миләүшә апа! Сезнең янга үземне кызыксындырган сорауларга жавап табар өчен килдем. Әйдәгез , иң беренче үзегезнең балачак, мәктәп еллары, яшүсмер чакларыгызны да искә төшереп китик әле.
-Хәерле көннәр, Назлыгөл. Безнең балачаклар иң матур,иң рәхәт заманнарга туры килде. Балачак-иң күнелле вакытлар бит ул ,аны һәр кеше сагынып искә аладыр инде, минемчә. Ә безнекен, бигрәк тә. Ул заманда телефоннар, компьютерлар юк,көне буе урамда уйнадык, ә кичләрен китап укып туймый идек. Бердәмлек,оешканлык бар иде. Безнең заман ул башка заман бит...Бигрәк тә, истә калганы- мәктәп еллары,балачакның иң матур чоры, дияр идем . Аеруча, татар теле һәм татар әдәбиятын укырга яраттым. Китапка,туган телемә булган мәхәббәтем дә шул мизгелдән башлап тәрбияләнгәндер,мөгаен. Талантлы язучыбыз Г.Әпсәләмовның “Газинур”, “Ак чәчәкләр” романын кат-кат, яратып укыдым. Бөтен буш вакытым авыл, мәктәп китапхәнәсендә уза иде, “ Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре”, “ Ялкын” журналлары килүен көтеп ала идем.
- Димәк , туган телне, әдәбиятны яратуыгыз китапханәче һөнәренә мәхәббәт уяткан. Бу юнәлештә ничә ел эшлисез инде?
-Әйе, дөрестән дә, туган телемне һәм әдәбиятны яратуым миндә шушы һөнәргә мәхәббәт уятты да инде. Ә китапхәнәче булу - нинди зур бәхет!.. Сине төрле яктан китаплар иле чолгап алган. Китапхәнәче булып эшли башлаганыма инде 27 ел вакыт узып та киткән .Бу һөнәр -җир йөзендәге иң изге һөнәрләренең берсе, дияр идем мин.Менә күрәсең бит, монда күпме хәзинә, күпме байлык! Мин- шушы байлыкның хуҗасы. Китапхәнәче булу бик ансат,аның өчен укып торырга да кирәкми, диләр кайберәүләр. Әмма бу ялгыш фикер,китапхәнәче булып теләсә кем эшли ала дип уйламыйм мин. Бу җаваплы һөнәрне үзләштерер өчен күпме тир түгәргә кирәк бит!
-Үзегезнең яратып укыган язучыларыгыз бармы? Яшьләргә нинди китапларны, аеруча кайсы язучыларны укырга тәкъдим итәр идегез?
-Яратып укыган китаплар күп инде ул, Назлыгөл. Бигрәк тә, классик язучыларның әсәрләре ошый миңа. Без бит шуларны укып үстек. Г.Бәширов, М.Мәһдиев ,Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин әсәрләре - үзләре генә ни тора бит! Яшьләргә дә аеруча, Г.Әпсәләмов әсәрләрен укырга киңәш итәр идем. Аннары инде бүгенге язучылардан Айгөл Әхмәтгалиева, Г.Гыйльманов, Д.Салихов, Р.Зәйдулла, К.Кәримов, Г.Морат, Р.Корбан, Р.Сәгьди, Р.Мөхәмәтша, Л.Лерон , Р.Гаташ. М.Кәбиров Һ.б.ны
-Аеруча, күп китап укучылар дип , сез кемнәрне әйтер идегез?
-Актив дип санаган балалардан мин башлангыч сыйныф укучыларын әйтер идем.Менә алар китапка гашыйк булган сабыйлар. Атнага 2 тапкыр очрашып,без алар белән укыган әсәрләр ,язучының биографиясе буенча әңгәмә корабыз. Алар китапханәгә бик теләп йөриләр,алган китапларны яратып,кызыксынып укыйлар. Ә менә югары классларга килгәндә, 5-6 нчылардан кала, аларның китап белән кызыксынулары елдан-ел кими бара. Шулай булса да, аларны сыйныфлары белән төрле әдәби чараларга тартырга тырышам, китап уку серләренә төшендерәм. Алар да минем янда еш булалар. Аеруча, татар теле бүлегендә белем алучы студентлар күп укый. Яшьләр, бигрәк тә, төрле журналлар укырга яраталар. Урта, өлкән буын укучылар белән без кичләрен билгеле бер әдипкә багышлап кичәләр, китап укучылар конференцияләре уздырып, бәйрәм итәбез. Шигьри әсәрләр буенча сәнгатьле сөйләм бәйгеләре үткәрәм,” Казан утлары” журналында чыккан яңа әсәрләрне укыйбыз, әңгәмә корабыз.Укып бетерә алмасак, журналны өйләренә алып китәләр.Аллага шөкер, укучыларым күп, китапханә сукмагынан кеше өзелми, Назлыгөл.
- Һөнәреңнең остасы булыр өчен, бик күп укырга кирәктер , мөгаен.
-Гомумән, китапхәнәче булыр өчен, иң элек кешеләрне яратырга кирәк. Беренчедән, ул халык белән тыгыз элемтәдә алып барыла торган эш .Икенче чиратта китапларны яратырга, аларның серен аңлый белергә,аларны хөрмәт итәргә, сакларга, кадерләргә өйрәнергә кирәк. Китапханәче һәрвакыт язучылар иҗатын күзәтеп барырга,яңа чыккан китаплар белән танышып ,кызыксынып,матбугат чараларын күзәтеп торырга тиеш. Шулай булганда гына, укучыга яңа китапларны тәкъдим итә аласың һәм укучылар санын да арттырасың, дип уйлыйм.
- Чынлап та ,китапның киләчәк язмышы ничек булыр, Галиҗәнап китапны укучылар кимемәсме? Тәҗрибәле китапхәнәче буларак , сез ни диярсез?
-Әйе,китап уку беркайчан да бетмәячәк дип уйлыйм .Чөнки китап укучылар бар , булган һәм булачак! Ләкин,яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә китап укучы саны кими бара. Бу әһәмиятле сораулар без, китапханәчеләрне дә борчый. Китап укучыларның кимү сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Беренчедән, каләм ияләренең борчылуы бик урынлы, минемчә. Чөнки туган (татар)телебезгә караш, заман үзгәреше, телефоннар, компьютерлар...Укучылар күбрәк электрон вариантларга, аудио китап тынлауга өстенлек бирә башлады. Шуңа күрә дә безнең халык берникадәр китаптан аерылды...Ләкин бер карасаң, заманга сылтап калдыру да урынлы түгелдер дип уйлыйм.Әнә бит, Олпат шагыйребез Равил абый Фәйзуллин :” Җаныңның ваклыгын сылтама заманга!”- дип бик урынлы язган. Әллә , чынлап та, җаныбыз,күңелебез вакланамы? Китап укырга беркайчан да соң түгел. Күңелебез, җаныбыз нурлансын, баесын ! Укыйк рәхәтләнеп китапларны! Киләчәктә китап укучыларның саны артыр гына дигән теләктә калыйк...
- Димәк , артык борчылырга ярамый. Алга таба да язучыларыбызның иҗат җимешләрен укучылар кимемәс, дип ышанасы килә.
- Амин, шулай булсын, Назлыгөл! Әйе, әдәбиятның төрле өлкәләрендә иҗат итүче бүгенге талантлы язучыларыбызның да илһамнары сүрелмәсен , иҗат чишмәләре саекмасын, кулларыннан алтын каләмнәре төшмәсен! Китапханәләребез яңадан яңа китаплар белән тулылана һәм байый барсын иде. Аларның иҗат җимешләреннән укучыларыбыз рәхәтләнеп авыз итсен, күнелен нурласын! Милләтебез , телебез исән булганда, Галиҗәнап китапны укучылар - китап сөючеләр киләчәктә дә булыр һәм булачак!
- Рәхмәт, Миләүшә апа! Сезнең кебек туган халкына, аның әдәбиятына, теленә мәхәббәт уятучы китапханәчеләр булганда, чынлап та, китап укучылар киләчәктә дә булыр, Аллаһы боерса. Димәк, мин дә: “Яз, Язучым, яз!”- дип рәхәтләнеп әйтә алам .
Китапханәче Миләүшә Хәбибрахман кызының уй- хисләре,фикерләре белән Назлыгөл Гайнетдинова уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев