Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җәяүлегә бәрдергән машина йөртүче юл һаләкәте урыныннан китеп бара

27 май көнне Теләче авылындагы җәяүлеләр кичүендә, юл һәлакате булды.

Нәтиҗәдә, җәяүле ханым, авыр тән җәрәхәтләре алып, ашыгыч рәвештә, Арча хастаханәсенә озатыла.

- Җәяүлегә бәрдергән машина йөртүче юл һаләкәте урыныннан туктамый китеп бара. Ахырдан, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, аның кем икәне ачыкланды.  Хәзерге вакытта, әлеге очрак буенча, тикшерү эшләре бара. Хөрмәтле райондашлар, юлда йөргәндә, игътибарлы булсак иде!, – дип хәбәр итте район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны, Ильнур Каримуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев