Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәяүлеләр кичүендә индивидуаль хәрәкәт итү чараларында йөрү катгый тыела

Элегрәк безгә индивидуаль хәрәкәт итү чараларын Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ише эре шәһәрләрдә генә күрергә насыйп булса, хәзер аларда йөрүче яшьләр авыл җирлекләрендә дә күбәйде.

Кайберләре арттан килеп кагылып-кагылып узалар, бәрдереп китәргә дә күп сорап тормыйлар. Карап торышка җиңел транспорт кебек тоелсалар да, аларда хәрәкәт итүнең дә үз кагыйдәләре бар.

Индивидуаль хәрәкәт итү чараларына электросамокат, сегвей, монотәгәрмәч, электроскейборд, гироскутер. Роликлы тимераяклар, скейтборд һәм самокатлар индивидуаль хәрәкәт итү чарасы булып саналмый. Шуңа күрә дә алар белән хәрәкәт итүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре җәяүлеләрнеке белән бер.

7 яшьтән кече булган балаларга индивидуаль хәрәкәт итү чаралары белән кайда хәрәкәт итәргә мөмкин соң? Тротуарда, җәүялеләр юлында, велоҗәяүлеләр юлында (җәяүлеләр ягында) җәяүлеләр зонасы чикләрендә йөрергә рөхсәт ителә. 7 яшьтән 14 яшькәчә булган балалар индивидуаль хәрәкәт итү чаралары белән тротуарда, җәяүлеләр, велосипедлар, велоҗәяүлеләр юлында (велосипедчыларга тәгаенләнгән якта) җәяүлеләр зонасы чикләрендә хәрәкәт итә алар. 14 яшьтән югары булган яшүсмерләр индивидуаль хәрәкәт итү чаралары белән велосипедчылар, велоҗәяүлеләр юлында (велосипедчылар ягында), велосипед зонасының хәрәкәт итү өлешендә, велосипедчылар полосасында йөрергә мөмкиннәр. Җәяүлеләр кичүендә индивидуаль хәрәкәт итү чараларында йөрү катгый тыела. Әгәр дә сиңа юл аркылы чыгарга кирәк икән, индивидуаль хәрәкәт итү чарасыннан төшәргә һәм кул белән этеп барырга кирәк. Индивидуаль хәрәкәт итү чараларында йөргәндә велошлем, махсус сигнал бирүче жилет, тез саклагычлар кию зарур.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев