Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җайлы булсынга

Электрон түләүләр елдан - ел камилләшә бара. Дәүләт порталында 200дән артык электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Интернет аша бу порталга кереп, күптөрле мәгълүмат белергә һәм шул ук вакытта түләүләр дә башкарырга була.

Электр өчен дә электрон рәвештә түләүчеләр соңгы елда артты. Бу уңайдан без “Татэнергосбыт оешмасының Теләче клиентларга хезмәт күрсәтү офисының инженеры Фәнил Гайфетдин улы Гыйлажиев белән сөйләштек. - Фәнил Гайфетдинович, үзегезнең сайт хакында таныштырып үтегезче?

- “Татэнергосбыт” сайтының отышлы ягы бар. Нинди банк картасы белән түләүгә карамастан комиссия алынмый. Шулай ук биредә һәр хезмәт өчен аерып та түләргә була. Мисал өчен көнкүреш калдыкларына һәм башкаларга аерырга була. Үзең теләгән суммага үзгәртеп түләү дә башкару мөмкин. Кулланучылар арасында бу сайт иң отышлысы санала.

- Электр өчен түләү кәгазьләре хакында да әйтеп китсәгез иде.

- Ай саен якынча Теләче районында хезмәткә түләү өчен 5500 квитанция җибәрелә. Шулардан 2604 квитанция почта, 1119 дәүләт порталы, 584 данәсе безнең Татэнергосбыт аша түләнгән. Квитанцияләр нинди генә юл белән халыкка барып җителүе бу очракта мөһим дә түгел. Вакытында түләү генә зарур.

- Райондашларыбызга кабат искәртеп үтсәгез, түләүләрне тагын кайларда башкарырга була.

- Кеше банк, виртуаль карта, ягъни дәүләт порталы, почта системасы аша түли ала. Түләүләрне башкарганда билгеле бер комиссия каралган.

- Райондашларыбызга нинди теләкләрегез бар?

- Районда электр энергиясен кулланмаучы кеше юк. Вакытында исәп-хисап ясап бару клиентларга да, безгә дә уңайлы. Бу безне күңелсез хәлләрдән йолып калачак. Шуны да искәртәсе килә, электрон рәвештә түләгәндә айның 25 числосыннан соң, күрсәткечләр керми. Айның соңгы көннәрендә башкарылган түләүләр дә бу айның хисабына керми. Ай ябылганлыктан сезгә таратылган квитанцияләрдә чагылмый, халыкка түләү кәгазьләре таратылган була.

Эльмира Әхмәтҗанова.

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев