Айсылу Мөлекова: «Бер кешегә дә “әйдә син языл” дип ялынганым юк»
Кичә “ТАТМЕДИА” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында 2025 елның беренче яртыелыгында газета-журналларга иң күп яздыручы почта хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Бүләкләнүчеләр рәтендә Олы Кибәхуҗадан, инде унбиш ел шушы хезмәттә булган - Айсылу Мөлекова да бар. Котлыйбыз!
- Безнең авылда газета-журналларга бик теләп язылалар. Бер кешегә дә “әйдә син языл” дип ялынганым юк. Авылда ничә йорт бар, һәммәсе дә газета ала, - диде Айсылу Исмәгыйль кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев