«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды
Түбән Кама шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары» дип исемләнгән күчмә утырышы узды. Әлеге чарада региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Ибраһимова катнашты.
Түбән Кама җирлегендә татар милли - мәдәни тормышы эшчәнлеге, үз җирлекләреннән чыккан шәхесләргә карата игътибарлы, хөрмәтле булулары сокланырлык, үрнәк алырлык. Татар гаиләсенең җәмгыятебездә дәрәҗәсен күтәрү, милли тормыш нигезләрен, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен барлау һәм торгызу өстендә җиң сызганып эшлиләр Түбән Кама җирлегендә! Кунаклар Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә килгәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев