Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«АК КАЛФАК» VI БӨТЕНРОССИЯ УКУЧЫ КЫЗЛАР БӘЙГЕСЕ нә старт бирелде

Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы; «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра.

БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

– Халкыбызның тарихын өйрәнү;

– рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү;

– укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңнарын формалаштыру;

– алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү.

Бәйгедә катнашу бушлай. . Бәйгегә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфында укучы кыз балалар (9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курсларында белем алучы талибәләр дә) дәгъва кыла ала.

 

Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев