Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аксакаллар киңәште

6 февраль көнне районыбызда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы утырышы булып үтте.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә узган чарада республикабыз районннары мөхтәсибләре, районнардагы Аксакаллар Шурасы рәисләре, районыбыз имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Районыбыз кунаклары иң элек муниципаль район башкарма комтитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары озатуында  район Ветераннар йортында һәм Теләче туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Район Ветераннар йортында хәзрәтләрне  район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гыйльмиев каршы алды, ул оешманың эшчәнлеге, биредә эшләп килүче иҗади берләшмәләр, спорт түгәрәкләре һәм сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре белән эшләү тәртибе турында сөйләде. Теләче туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Фаягөл Имамиева тарафыннан кунакларга районыбызның үткәне, бүгенгесе һәм аның күренекле кешеләре турында кызыклы әңгәмәләр тәкъдим ителде (рәсемдә). Районыбызның унсигезенче, унтугызынчы йөзләр тарихы белән бәйле экспонатлар, Татар өе һәм районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр - җырчылар, язучылар, композиторлар турындагы тасвирламалар кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Экскурсоводка бирелгән сораулар, тәкъдим-фикерләр шул хакта сөйли.
 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев