Актив катнашканы өчен
Үзешчән сәнгатьтә актив катнашканы өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Баландыш авылында яшәүче һәвәскәр җырчы Рәис Гайнетдинов район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне иясенә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап игълан ителгән “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале кысаларында 12 апрель көнне күрсәтелгән концерт азагында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов белән Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин тапшырды.
Рәисне, без - яраткан тамашачылары, татар халык, классик композиторларыбызның җырларын һәм якташыбыз Таһир Якупов репертуарындагы җырларны югары кимәлдә башкара алучы, талымлы, үзенә бик таләпчән булган үзешчән җырчыларның берсе буларак беләбез. Рәис туган! Киләчәктә дә сиңа хәерле, тигез, куанычлы гомерләр насыйп булсын, төбәк халкын моңлы, мәгнәле җырларың белән сөендереп яшәргә язсын!
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев