Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алан авылында өлкән буын вәкилләре аеруча активлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президентын һәм Теләче муниципаль районы вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда өлкән яшьтәгеләр дә активлык күрсәтә.

 Алан авылының иң өлкән кешеләренең берсе булган Нуркамал Хәйдәрҗановага 93 яшь тула. 2683 нче сайлау округының комиссия вәкилләре аның өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырды. Алан авылында 21 кеше өйдә  тавыш бирү өчен гариза калдырган дип хәбәр итә район басмасы.

 Алан авылының имамы, бүген дә урып- җыю чорында  “Алан” ширкәтендә ярдәм итүче 85 яшьлек  Гатият Шөгаепов сайлауга баруны   кешенең бурычы дип саный. Беренче тапкыр сайлауда катнашканын да яхшы хәтерли. “Сайлауга бәйрәмгә барган кебек нык әзерләнгәнем истә калган.  Үз тавышымны биреп кайткач, үземне олы кеше  итеп хис иткән идем. Җомга  вәгазендә  илләр бүгендәй тыныч булсын, булганга шөкер итеп, тормыштан  канәгать булып,  тыныч яшик, сайлауларда катнашыгыз”,-дип  сөйләдем диде ул. 
 Авылның мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына беренче тапкыр  сайлауга алты яшь сайлаучы килде. Аларга  истәлек бүләкләре тапшырылды. Алан авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Гөлләр” бию берләшмәсенә йөрүче балалар, сайлауга килүчеләргә концерт номерлары күрсәтте.  Әлеге участокта 371 сайлаучы теркәлгән,  бүген иртәнге тугызга шуның 226 килеп, үз тавышларын бирде.

Эльмира Эхмэтжанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев