Бүген Теләче авылында эшләп гомер итүче, милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, бик күп Сабантуйлар батыры, көрәш буенча республика, Россия ярышлары җиңүчесе Тәфкил Рамазан улы Шәйхетдиновның 50 яшьлек юбилее.
Тәфкил Рамазанович! Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез үз эшегезне зур осталык белән башкаручы, тынгысыз, киң күңелле, хезмәттәшләрегез арасында абруй казанган хезмәткәр. Хезмәтегезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, кадерле булып, балаларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Фәридә ханым белән тигез, хәерле гомер кичерүегезне телибез.

Нет комментариев