Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алан үзешчәнәре булдыра

26ноябрьдә Алан мәдәният йортында үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән «Әниемә бүләк» дип исемләнгән концерт булып узды.

Авылыбызның моңлы тавышлы жырчылары, биючеләре Дилүс Хәбибуллин, Нияз Хасанов, Гаяз Кашапов,Сиринә Исмагилова,Гөлшат Авхалова, Әлфия Гайнуллина, Илүзә Хәбибуллина, Алмаз Насибуллин, Илназ Хусаинов, Раил Хусаинов, Илнар Хасанов, Айнур Каюмов, Фәридә Гайфуллина, Дилә Давлетшина, Ильсинә  Исмагилова, Диана Гайнуллина, Нәзилә Хайруллина, Алмаз Кашапов, Алсу Фәттахова,  Зифа Хусаинова, алып баручы Альбина Гильманова бәйрәмне моңлы жырларга, дәртле биюләргә күмделәр.
Минем аларга чиксез рәхмәтемне житкерәсем килә - өч көн рәттән (25-Караширмә, 26-Алан, 27-Үзәк),алар үзләренең вакытларын жәлләмичә ,минем үтенечне аяк астына салмыйча өч авылда да матур чыгышлары белән әниләрне бәйрәм белән котладылар. Безне җылы каршы алган Караширмә авыл клубы мөдире Әклимә Мәһдиевага һәм Үзәк авылы мәдәният йорты директоры Елена Тарасовага зур рәхмәтләребез. Алга табада шулай дус -тату ,  бердәм булып яшәргә язсын. Үзешчәннәргә исәнлек саулык, ак бәхетләр,тигез тормыш телим! 

Гүзәлия Җамалиева, мәдәният йорты директоры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев