Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЛАРНЫҢ БАТЫРЛЫГЫ ГАСЫРЛАРГА БАРЫП ҖИТӘРЛЕК

Югалтулар алып килде сугыш, Күпме дуслар кайтмый калдылар. Шул дусларның йоклаганын саклап, Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Менә быел да җиргә ямьле язлар килер, матур май ае җитәр. Ак каеннар яфрак ярырлар. Быел без җиңү китергән 75 нче язны каршылыйбыз. Сугыш дигән сүзне ишетугә дә, мөгаен, бик күп кешеләр курку хисләре кичерәләрдер. Күпме югалтулар, кайгы – хәсрәтләр, ачы  күз яшьләре китергән ул сугыш! Бик күп балалар ятим, хатын – кызлар ирсез калган, күпме әниләр үзләренең газиз балаларын сугышта югалтканнар. Бик зур авырлыклар, газаплар белән безнең әби – бабайларыбыз бөек җиңүне яулаганнар. Балалар бик яшь килеш эшләп җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр, хатын – кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштән кайтып керә алмаганнар. Ачлы – туклы килеш барысы да җиңү өчен дип, чын мәгънәсендә ат урынына җигелеп эшләгәннәр. Кышкы озын кичләрдә бергә җыйналып сугыштагы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләгәннәр. 
Сугыш һич көтмәгәндә, 1941 нче елның 22 нче июнь таңында,җәйнең иң матур чагында башлана. Фашист илбасарлары безнең илебезгә халык иң татлы -таң йокысында чакта басып керәләр. Үкереп килгән самолётлар бер гамьсез йоклап яткан кешеләрнең йортларын бомбага тота башлыйлар, коточкыч мәхшәр башлана. Сугыш башланган дигән тетрәндергеч хәбәр ,яшен тизлегендә бөтен илгә тарала, безнең Саба районы  Олы Кибәче авылына  да бик күп кайгы – хәсрәт, ачы күз яшьләре китерә ул хәбәр. 
Минем Хуҗагариф  бабаем  сугышка киткәндә, Мәхдүмә әбием эреле – ваклы дүрт бала белән кала, ә иң кечкенәсенә  нибары алты ай гына була. Бабаемның сугышка киткән көне Мәхдүмә әбиемнең йөрәгендә гомерлеккә уелып калгандыр. Бу кайгылы көн турында әбием әтием Җәүдәткә  гел сөйли торган булган.                   
                  Менә бабаема сугышка китәргә хәбәр килә, әбием төне буе аңа булдыра алган кадәр  ризыклар пешерә. Иртән  бер төркем ир – атлар олы юлга таба кузгалалар, һәммәсенең дә аркасында кирәк – ярак , ризыклар тутырылган биштәрләр. Аларның артыннан  озатырга дип хатыннары һәм бала – чагалары ияргән.
    Әнә, алар арасында минем әбием дә бар. Аның елый – елый күзләре кызарган, кайгыдан гәүдәсе кечерәеп калган кебек. Әбием артыннан  өч малае ияргән, кечкенә малаен  бабаем күтәргән. Олы юлда җигүле атлар сугышка китүчеләрне көтә. Бүген авылдан тагын берничә ир чыгып китәчәк.  Бу хәл көн саен диярлек кабатланып тора. Аерылышыр минутлар якынлашкан саен кешеләрнең күңелләре тула. 
      Менә минем бабаем һәрбер баласын күкрәгенә кысып сөя, битләреннән үбеп саубуллаша. Әбием күз яшьләрен яулык чите белән сөртә – сөртә бабаема соңгы саубуллашу сүзләрен әйтә, теләкләрен тели. Олырак балалар аларга кушылып елыйлар, кечкенәләре берни дә аңламый. Сугышка китүчеләрне  урнаштыралар. Менә атлар кузгалып китә. Бала – чага алар артыннан йөгерә, әбием хәлсезләнеп, олы юл буендагы ак каенга сөялеп кала. Шушы көннән әбиемнәр гаиләсе авыр сынауларга түзеп яши башлый. Барыннан да бигрәк ачлык үзәкләренә үтә аларның. Әбием көнне – төнне ялгап эшли, олырак балалар да бик яшьтән эшкә җигеләләр. Авылда һәр гаилә шулай ачлы – туклы эшләп газаплы көннәр кичерә. Авылның әле бер, әле икенче йортына бик еш кайгылы хәбәр белән өчпочмаклы  хатлар килә. Әбиләр – аналар кышкы көннәрдә кич утырып кул эшләре эшлиләр, берәрсенә авыр хәбәр килсә, аның кайгысын уртаклашалар,юаталар, ә сөенечле хат килсә, чын күңелдән шатланалар. Бу авыр елларда әбиемнәр, авылдагы бала – чага, карт – коры, хатын – кызлар нинди генә авыр эшләр эшләмиләр: урман кисү, окоп казу, урак уру, ат белән җир эшкәртү, ерак җирләрдән утыртырга орлыклар ташу –берсе дә  калмый. Эшләгән өчен бер телем икмәк, берничә уч он биргәннәр. Шул бер телем ипекәйне минем әбием дүрт кисәккә бүлеп дүрт  баласына биргән. Хат ташучыны күргән саен сөенеп тә, шатланып та бабаемнан хәбәр көткән. Баштарак берничә хат яза бабаем, ә соңрак , 1944 елда яраланып, авылга кайта.Анын уң кулы автомат тотарга яраксыз була,снаряд кыйпылчыгы эләгеп ,ике бармагы өзелә. Ләкин бабам төшенкелеккә бирелми,чөнки аңа терәк булырдай ышанычлы гаиләсе бар.
    Мәхдхүмә әбием белән Хуҗагариф  бабамның бу якты дөньядан киткәннәренә  дә  бик күп еллар узган. Аларның  каберләрендә  ак каеннар  шаулый.
Җиргә язлар килгән саен 9 май -моңсу-сагышлы бәйрәм җитә. Ак каеннар яфрак яра, җилләрдә шаулыйлар. Аларның шаулавында ниндидер моң бар сыман, әйтерсең лә алар үткән авыр елларны онытмагыз диләр. Безгә бу тыныч, матур, бәхетле тормышны бүләк итеп бик күпләр яуда ятып калганнар. 
Юк, Без аларны онытмыйбыз, онытырга хакыбыз юк.Исәннәрнең кадерен,үлгәннәрнең каберен белик.


  Хикәяне язды :Теләче  муниципаль районы Түбән Саурыш башлангыч мәктәбе укытучысы Борханетдинова Резедә Җәүдәт кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев