Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Тырмалауда: Беренче урында - Рәсим Габдрәшит улы Зарипов - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан. Икенче урында - Рамил Фәрит улы Борһанов - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән. Культивацияләүдә: Беренче урында - Рөстәм Яхъя улы Нәбиуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән. Икенче урында - Таһир Гомәр улы Баһавиев - җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән. Чәчүдә (чәчү комплексы белән): Беренче урында - Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Динар Нурзалин улы Гайнуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән. Икенче урында - Баканов Александр Николаевич белән Рифхат Габдрахман улы Әүхәдиев- җаваплылыгы чикләнгән “Август -Теләче” ширкәтеннән. Чәчүдә (гади чәчкечләр белән): Беренче урында - Васил Шәяхмәт улы Вәлиев - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьянфермер хуҗалыгыннан. Икенче урында - Илнур Габделмәннән улы Шәрипов - “ Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан. Биш көнлек күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторлары Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Динар Нурзалин улы Гайнуллин, иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев