Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Алдынгылар Кубогы»на волейбол буенча ачык ярышлар узды

Шәтке мәктәбендә «Алдынгылар Кубогы»на, кызлар командалары арасында, волейбол буенча ачык ярышлар узды.

Әлеге ярышларның инициаторы булып мәктәпнең  Алдынгылар хәрәкәте укучылар Советы - республикакүләм мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләре, кызлар волейбол командасы тора. 

Ярышларда республиканың 4 районыннан килгән көчле 6 команда очрашты. Катнашучыларны тантаналы ачылыш чарасында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Сәит улы Гыйниятуллин сәламләде, кызларга матур уен һәм җиңүләр теләде.
Уеннар нәтиҗәләре буенча результатлар түбәндәгечә : 
1 урын - Менделеевск районы
2 урын - Шәтке мәктәбе 
3 урын - Балтач районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев