Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алма агачыннан ерак төшми

Районыбызда үз эшенең остасы булган, укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан зур хөрмәт яулаган укытучылар бихисап.

Шунысы сөенечле, районыбызда үз эшенең остасы булган, укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан зур хөрмәт яулаган укытучылар бихисап. Шулар арасында укытучылар династияләре, гаиләләре булуы укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән бу көннәрдә күңелгә икеләтә шатлыклы хисләр өсти. Үзәк урта мәктәбендә хезмәт куючы ирле-хатынлы Ләйлә һәм Рамил, уллары Ильяс Касыймовлар гаиләсе шуларның иң күренеклесе.

  Районыбызның Олы Нырсы авылы тумасы, гаилә башлыгы Рамил Гыйлемхан улы әлеге мәктәптә 37 нче елын хезмәт куйса, Үрнәк авылында туып, Үзәк бистәсендә үскән Ләйлә ханым хезмәт эшчәнлеген 1986 елда шушы ук мәктәптә китапханәче буларак башлый. Ә укытучылык эшенә, ягъни укучыларга технология фәне серләренә төшендерүгә (укучыларны кул эшләренә өйрәтүгә) 1994 елда керешә. Хезмәт юлларын башлаганчы икесе дә урта махсус белем алалар. Рамил Гыйлемхан улы Әлмәттә физкультура техникумын тәмамласа, Ләйлә ханым Казанда индустриаль-педагогия техникумында белем ала.

Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт гөлләре Ләйлә ханым урта мәктәпне тәмамлап, мәктәптә эшли башлагач үрелә. Алга китеп булса да әйтик, никахлары уңышлы була. Зур мәхәббәткә корылган, дус-тату гаиләдә өч егет тәрбияләп үстерәләр. Икесе Ильяс белән Нияз (шикәр, кесәл ясау цехында хезмәт куя) Үзәк бистәсендә йорт-җирләрен, үз гаиләләрен булдырырга өлгергәннәр. Алай гына да түгел, бүген әти-әниләре оныклар сөю бәхетенә дә ирешкәннәр. Оныклары Сафия (6 яшь) белән Сәминәне (2 яшь) сөеп, яратып туя алмаган көннәре. Бала баласы балдан татлы диюләре хактыр.

Рамил Гыйлемхан улы да, Ләйлә Габделәхәт кызы да (икесе дә биш балалы гаиләдә туып-үскәннәр) хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар. Мисал өчен, Ләйлә ханым 2006 елда беренче тапкыр ил күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы укытучы”, 2016, 2017 елларда республикакүләм бәйгеләрдә “Укытучы-остаз” грантына лаек булган. 2019 елда мәгариф өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Боларга күпсанлы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Теләче муниципаль район башлыгының, район мәгариф бүлегенең мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын да өстәргә кирәк.

Үзенең педагогик эшчәнлегендә (физкультура, тормыш иминлеге нигезләре, җыр дәресләрен укыта, 1992 һәм 1996 нчы елларда мәгълүм мәктәпнең директоры булып эшләде) Рамил Гыйлемхан улы да әлегедәй бүләкләргә аз лаек булмады. Мөгаен, ул район халкына бер дигән укытучы-педагог һәм гаилә башлыгы, оста умартачы булудан тыш, бигрәк тә танылган музыкант - гармунчы, курайчы буларак яхшы таныш. Җирлек, район һәм республикакүләм мәдәни чаралар аның чыгышыннан - моңлы вә дәртле көйләреннән башка узмый. Ул ике тапкыр, 2004 һәм 2018 елларда Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең призеры булды, ике бәйгедә дә икенче урынны яулады. Беренчесендә ул бу җиңүгә ялгыз башкаручы буларак ирешсә, икенчесен гармунчылар триосы (республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев һәм Әмир Әскаров белән) белән чыгыш ясап яулады. - Мәктәптә укыган елларда авылдашлар минем хакта мәдәният юнәлеше буенча укырга керер бу дип фаразлаганнар. Чөнки туганнарым Рәйхан, Фәйзехан гармунда оста уйнады.

-Җыр-музыканы, сәнгатьне яратсам да, спорт юнәлеше буенча укырга киттем. Үкенмим. Барыбер дә бер аяк белән мәдәният дөньясында калдым, шунда кайныйм, күңелемә җан тынычлыгы алам, - диде ул яшьлек елларын искә төшереп. Безгә берничә тапкыр юлдаш буларак районыбыз үзешчәннәре, көрәшчеләре белән чит төбәкләргә, ерак сәфәрләргә - Сабантуйларга барырга туры килде. Кеше ерак, авыр юлда яхшырак сынала. Рамил абый сыналды, әмма сынатмады. Ул югары эрудуциягә ия җанлы әңгәмәдәш, берүк вакытта үзенең ярдәмчеллеге, башкаларга игътибарлы, ихтирамлы булуы белән аерылып тора. Ләйлә ханым исә укытучылык һөнәрен бертуган апасы Альбина Габделәхәт кызына (Үзәк урта мәктәбендә география фәнен укыта) охшарга тырышып сайлаган. Әлбәттә, укытучы абыйсы, булачак тормыш иптәше Рамил Гыйлемхан улының да йогынтысы тими калмагандыр.

Хәзер исә аларның данлы хезмәт юлын уллары Ильяс дәвам итә. Ул да 2015 елдан башлап әлеге мәктәптә математика фәнен укыта. Без аны районкүләм “Ел укытучысы - 2015” бәйгесенең призеры буларак хәтерлибез. Әлеге мәртәбәле бәйгедә ул “Дебют” номинациясендә өченче урынга лаек булган иде. Укытучы булудан тыш, күпләр Ильяс Рамил улын район хакимияте сайтының вебредакторы буларак та белә. 2018 елда районыбыз сайты муниципаль берәмлекләр сайтлары арасында (татар телендә) үткәрелгән бәйгедә өченче урынны яулады.

Өченче уллары Салават әтисе үрнәгендә әзерлекле музыкант булып өлгерде. Ул шушы юнәлештә, ягъни Теләче сәнгать мәктәбендә, соңрак, Казанда Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә белем алып, шунда төпләнеп, хәзер баянчы буларак күренекле артистлар белән гастрольләргә йөри, халкыбызга мәдәни хезмәт күрсәтә. Алма агачыннан ерак төшми диюләре хактыр.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев