Әнигә
Гомерем үтсә дә, көзләрем җитсә дә Мин әле дә сине юксынам...
Гомерем үтсә дә, көзләрем җитсә дә
Мин әле дә сине юксынам...
Әнинең күзләре, әнинең сүзләре
Йөрәктә мәңгелек җыр сыман.
Өебез түрендә, тәрәзә төбендә
Син утырткан гөлләр үсәләр...
Шул балачакларым, әниле чакларым
Хәтерне яңартып үтәләр.
Кулыма аламын, кадерләп саклыймын
Син яратып кигән күлмәкне...
Әнине сагыну, әнине юксыну
Өзә икән, өзә үзәкне.
Яшисең хәтердә, күңелнең түрендә
Җаннарны җылытып әле дә...
Җәннәтнең үзе дә, иң матур җире дә
Насыйплар булсын ла, Әнигә!
Минҗиһан. Теләче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев