Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арабыздан китә ветераннар

Бүген районыбызның хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Шарипов Муса Шәрип улы арабыздан китте.

Муса Шәрипович Теләче районы (элеккеге Саба районы) Түбән Саурыш авылында  1926 нчы елның 12 нче маенда туа. Башлангыч белемне туган авылы Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә ала, күрше Төбәк авылы мәктәбенә йөреп 7 сыйныф тәмамлый. Тормышлары авыр. Гаиләдә 15 бала. Ачлы-туклы яшәргә туры килә. Нәрсә туры килсә шуны ашаган алар: кычыткан, кузгалак, алабута кебек үсемлекләр белән җан асраганнар.  Кияргә кием, ашарга икмәк юк, хәлсез булсалар да, әниләренә булышканнар. Менә шул сәбәпле  укуын башка дәвам итә алмый Муса абый, колхоз эшендә катнаша башлый. Зурлар белән басуга тырма тырмаларга йөри, ә кичләрен малайлар белән бергәләп колхоз атларын сакларга бара.Тормышлар шулай акрын гына үз көенә барганда , авылга шомлы хәбәр килә. Сугыш башланган...

 1943 елның көзендә Муса Шариповны хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә.
  Сослангирның запас частендә 6 ай снайпер булырга өйрәткәннән соң, мыек чыгарга да өлгермәгән егетләрне фронтка озаталар. Сугышка алынганда Муса абый Шәриповка 18 яшь тулып киткән була.

Могилев шәһәре янында барган һөҗүмнәрнең берсендә курше взводтагыларга көндезге аш иткәндә, ачыклыкка килеп чыккан Муса абыйга  дошман пулясы эләгә.
     “Авыртудан түзә алмаслык булып эчем яна башлады, шаулап үсеп утырган арышлар арасына аудым да, селкенергә куркып, бик озак яттым. Күпме ятканмындыр, белмим, кузләрне йокы баса башлады,” – бу сүзләрне сөйләгәндә тавышы калтырый ветеранның, кузләренә яшьләр җыела.
Әмма курәсең, Ходай биргән гомере бетмәгәндер, каяндыр көч табып, уянып китә ул. “Монда ятсам,иптәшләр эзләп таба алмаслар, арышлар арасыннан мине курмәсләр,” – дип уйлап, шуыша-шуыша санчастька барып җитә. Яралы солдатны Чиләбе өлкәсендәге госпитальгә озаталар. 
     Дошман пулясы аркылы тишеп чыкканлыктан, катлаулы операция ясап, эчәкләренең зарарланган өлешен кисеп алырга туры килә табибларга. 6 ай госпитальдә дәваланганнан соң, туган авылына кайтаралар, Муса абыйны. Бераздан кабат барырга туры килә хәрби хезмәткә. Бу юлы запас полкка эләгеп, сугыштан калган хәрәбәләрне торгызу эшләрендә катнаша ул.

Муса абый 40 елдан артык  колхозда тракторда эшләгән. Куйган хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән.  Ул Түбән Саурыш авылында  малае Таhир, килене Миннегаләм гаиләсендә, оныклары, оныкчыклары арасында матур, тыныч картлык кичерә иде...

Без аның якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

 

Район Советы, башкарма комитет, районыбыз халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев