Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әти-әниләрне һәм балаларны берләштерүче чара

15 апрель көнне, кичке сәгатләрдә Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре зур концерт күрсәттеләр. Тамаша халык белән тулы шыгрым залды узды. Быелгысы аның дүртенче тапкыр үткәрелә. Олы Кибәхуҗа төбәгендә менә шундый зур тәрбияви көчкә ия проект үткәрелеп килә.

  • Әлегедәй чара бакча коллективы белән әти-әниләрне, нәниләрне берләштерә. Беренче елны санаулы гына әти-әниләр катнашаса, хәзер бакчага баласы йөргән һәр әти-әни актив катнаша. Аларның балалар белән берлектә сәхнәдә чыгыш ясаулары, алар күңелендә әти-әниләре өчен бары тик горурлык хисләре генә тудыра, - дип белдерде тамашаның кереш өлешендә чыгыш ясаган “Шатлык” бакчасы мөдире Гөлгенә Солтангәрәева.

 Әлеге уникаль проектны тормышка ашырып килүдә балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Минһаҗева, җирле мәдәният хезмәткәрләре Мөнәвәр Мөхәммәдиев, Диләүфрүз Белозеровалар һәм әти-әниләр елның-елында зур көч куялар. Азактан проектны башлап җибәргән Гөлназ Минһаҗевага әти-әниләр исеменнән әзерләнгән Рәхмәт хаты тапшырылды. Аны иясенә Казаклар авылы клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәммәдиев тапшырды.

Россиядә гаилә елы уңаеннан үткәрелгән әһәмиятле чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев