Теләче Информ

«Август Теләче» ҖЧШ дә бөртек суктыру техникасына карау уздыру

Әлеге чарага биш берәмлек техника әзерләнгән иде.

Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Чарада катнашучылар белән техниканы халәкәтсез куллану хакында профилактик әңгәмә уздырылды.

Техник карау нәтиҗәләре буенча, анда куелган барлык техникага да әлеге чараны узу хакында таныклык биреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: