Авыл җирлекләренә рейдлар дәвам итә
Административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә, авыл җирлекләре биләмәләренә рейдлар дәвам итә.
Искәртеп үтәбез, авыл биләмәләрен санитар карау Кагыйдәләре нигезендә, җир территорияләрне карап тоту эченә кергән пунктларны үтәлүе зарур. Кагыйдәләр нигезендә: өй һәм хуҗалык биләмәләреннән тыш утын, печән, салам, хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән җитештерү, төзелеш, конкүреш калдыкларын вакытлыча җыеп саклау, урамнарга чыгарып ташлау, юлларга су агызу, өй һәм хуҗалык тирәсендә рөхсәтсез вак хуҗалык корылмаларын тозү, капка тобендә төзү материалларын саклау тыела. Шулай ук янәшәдәге территориядә 15 см дан артык биеклектә булган улән чабылырга тиеш.
Туган сораулар, тәкъдимнәр, хокук бозу очраклары буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: (84360) 2-12-95 E-mail: Telache@tatar.ru.
Теләче муниципаль районының административ комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев