Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл хезмәтчәннәре тәбрикләнде

Бүген, ягъни,12 октябрь көнне, район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган танатаналы чара узды.

Биредә ел әйләнәсе игенчелек, терлекчелек тармагында һәм җитештерү өлкәсендә фидакарь һәм намуслы куйган райондашларыбыз тәбрикләнде. Аларның беришенә - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүләкләре тапшырылса, икенчеләре - Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамосы белән Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкләрне ияләренә Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Раилиф Низаметдинов тапшырды. 

Тәбрикләү тантанасы якташ артистларыбыз, күп санлы җыр бәйгесе лаураетлары Миндияр Шәймәрданов, Гөлүс Хәбибрахманов, Финарис Сафиуллин, Ранис Гатауллин һәм республикабызның Атказанган артисты Алинә Сафиуллина,  район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев