Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылга, авылга... Яңа проект

Татарстан республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау -үстерү комиссяисе Рәисе Марат Әхмәтов тәкьдиме белән 15 июльдә Татарстанның биш районында «Ура, авылга» проекты старт алачак.

Биредә биш көн дәвамында 6-17 яшьлек 500 дән артык бала һәм яшүсмер катнашачак. Бу шәһәрдән авылга кайткан балалар өчен, әмма шул ук вакытта авыл балалары да катнаша алган лагерь булачак. 

«Ура, авылга!» проекты кысаларында лагерьлар республиканың Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында узачак һәм барлыгы 15 җирлекне колачлаячак. 

Әлеге уңайдан, бүген, ягьни 5 июль көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә ял лагерьларын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып үтте. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев