Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авырлыклар кичереп ныгыганнар

- Танылган җырчы Габделфәт Сафин башкаруындагы “Уфалла арбасы” җырын тыныч кына тыңлый алмыйм. Шундук күзгә яшь тула, балачакның авыр мизгелләре хәтердә яңара. Җәйгә чыксак, уфалла арбасы, кышын чана бавы төшми иде әниемнең иңбашыннан. Әни янында мин, елый-елый аңа булышырга тырышам, әз генә булса да ярдәм итәсе килә. Эштән калган көн итеп, нәкъ җырдагыча, әрәмәгә чыбыкка барабыз. Мине кызганыпмы, үзе дә арыгангамы, әнием: “Башка бармыйк!” - дип торганда да, эштән калдырмаячакларын искә төшереп, өченче кат әрәмә юлына атлыйбыз… - дип искә алды үзенең балачагын, яшүсмер чорларын бүген Алан авылында гомер итүче, 22 февральдә 80 яшьлеген билгеләп үтәчәк Фирая Бикмулла кызы Хөсәенова.

Алай гына да түгел, быел аларның, ягъни гомерен укытучылык эшенә багышлаган тормыш иптәше Рәис абый белән гаилә коруларына 60 ел тула. Дус-тату гаиләдә өч бала - Фидәил, Фердинанд һәм Энҗене тәрбияләп үстергәннәр. Һәркайсының үз гаиләсе бар. Алар әби-бабасына җиде онык бүләк иткәннәр. Хәзер шул җиде онык гаиләсендә дүрт оныкчык үсеп килә. Хөсәеновларның нәсел шәҗәрәсе әнә шулай елдан-ел үсә, киңәя һәм киләчәккә ышанычлы юл яра. Бүген алар үзләре үстергән балаларның хөрмәтендә яши, оныкларын да, үзләре һәм балалары кебек киң күңелле, ярдәмчел, үзләре кебек эшчән итеп үстерешкәннәр.

Оныкчыкларына да шулай ук ягымлы, мәрхәмәтле, сабыр һәм эшчән булып үсәргә язсын...

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил ГАЯЗОВ. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X