Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Азагын уйлаучы юк

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 11 аенда 31 йөртүче автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән.

Ә бит руль артына спиртлы эчемлекләр кулланмыйча да утырып була. Юк шул, күпләр моны законсыз гамәл дип санамый, аларның стихиясе бу. Кайберәүләр өчен ул әле дә булса батырлык гамәле кебек санала. Мондый чакта алар үзләрен Алманиянең танылган автоузышчысы Михаэль Шумахер итеп тоя башлый икән. Ә азагы ни белән бетәсен уйламыйлар.

Икенче тапкыр руль артында исерек килеш тоткарланучыларга законсыз гамәлләре өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук ел ярымнан өч елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан, ике елга иректән мәхрүм итү дә карала. Машиналарын исә штраф мәйданчыгыннан бары ОСАГО полисына кертелгән кешеләр генә алырга мөмкин. Әлбәттә, беренче тапкыр тоткарланучылар да “өлешсез” калмаячак. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров белдергәнчә, аларга Россия Федерацияcе Административ хокук бозулар Кодексының 12, 8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча 30 меңгә кадәр штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев