Бәйрәм белән кадерле әниләр!
Хөрмәтле әниләр! Әни сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган. Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе.
Әмма күпчелек хатын-кыз өчен ул чын бәхет. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, барлык яхшылыгыгыз өчен без сезнең алда чиксез бурычлы. Әни - һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, әниләрнең яратуын тою безгә рәхәтлек бирә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче кеше. Әни мәхәббәте көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ышанырга этәрә.
Бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, без сезгә ярату хисләребезне җиткерәбез. Чын күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер, бәхет телибез. Балаларыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев