Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм белән, Укытучым!

Дөньяны аңламаган, күнелендә бер гөнаһы да булмаган саф күңелле сабый беренче тапкыр мәктәпкә аяк баса. Аның күңеленә беренче орлыкларны салучы, дөньяга күзен ачучы – укытучы. Мәрхәмәт, кешелеклелек, олы җанлылык орлыклары тупаслыкны, явызлыкны җиңеп чыгарга тиеш. Шуңа күрә дә укытучы бала күңелендә аеруча зур урын били.

Без, Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем алабыз. Әлеге мөһиттә әле яңа гына булсак та, укытучыларның барысы да күңелебез түрендә аерым бер урын алды. Чын укытучы булыр өчен, укытучы булып туарга кирәктер, дип уйлыйбыз без. Укучы күңелен аңлый белү, игелекле, олы йөрәкле, белемле, максатчан булу, вакытны бушка уздырмау - мөгаллимнең төп сыйфатлары.

Укытучы - артист та, рәссам да, психолог та, оештыручы да, галим дә. Иң әһәмиятлесе: ул балаларны чын күңелдән яратырга, барысына да тигез карарга тиеш. Рус язучысы А.П.Чехов үзенең бер хезмәтендә: "Укытучы бөтен яктан Беренче кеше булырга тиеш," - дип язган. Бу сүзләр бүгенге көндә дә үз көчендә.

Укытучы үз эшенә төрле яңалыклар кертергә дә, методиканы төрләндерергә дә, үз фәнен яхшы белергә дә тиеш, ләкин иң әһәмиятлесе: ул зур хәрефләр белән языла торган КЕШЕ исеменә лаек булырга, аны сакларга бурычлы. Авыруларын, борчуларын, дөнья мәшәкатьләрен мәктәп ишеге артында калдырып керә ул. Нинди генә борчуы булса да, укучылары алдында ул шат, белемле укытучы булып калырга мәҗбүр.

Һәр кеше дә укытучы була аламы икән? Безнеңчә, укытучы булып туарга кирәк. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – туктаусыз эзләнү, эзлекле хезмәт юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән, тырыш булу дигән сүз ул. Укытучы һөнәрен сайлаган кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, тирән белем, сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Без моны ишетеп кенә түгел, күреп тә беләбез, чөнки без укып бетергән Баландыш төп мәктәбе укытучылары һәм хәзерге вакытта белем ала торган Олы Мишә мәктәбе мөгаллимнәре нәкъ тә менә шундыйлардан. 9 ел буе белем биргән укытучыларыбыз, зур рәхмәт сезгә! Сез биргән белемнәр безнең киләчәгебезне яктырта, авырлыклардан чыгу юлын күрсәтә. Йөзегезгә кызыллык китермәскә сүз бирәбез!

“Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!” Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер - төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә – укытучы! 

Укытучы, безнеңчә, зур, матур, хуш исле гөл. Һәр көнне гөл, укытучы күңеле кебек, үсә һәм зурая. Гөлнең эше күп: җирдән су алып, үзен ашатырга, кояшка омтылып, яктылык алырга, тәнен җиргә биреп, балаларын үстерергә тиеш... Укытучы да бар күңелен, көчен, бар вакытын безгә багышлап яши.

Көзнең иң матур аенда укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Менә шул уңайдан без мәктәбендә үзебезнең укытучыларыбыз өчен бәйрәм оештырырга ният итәбез. Иртә белән бөтен укытучыларны чәчәк бәйләме һәм шигырь юллары белән каршы алабыз. Шуның белән генә булса да без кадерле укытучыларыбызга үзебезнең рәхмәтебезне, игътибарыбызны, аларны ничек итеп яратуыбызны күрсәтәсе килә.

Шушы форсаттан файдаланып, без Олы Мишә урта мәктәбенең барлык укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Хөрмәтле укытучылар! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!

 

    Гыйлаҗиева Залинә, Гыйлаҗова Таңчулпан,  Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев