Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле әниләр! Сезне мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган.

Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Әмма күпчелек хатынкыз өчен ул чын бәхет. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, барлык яхшылыгыгыз өчен без сезнең алда чиксез бурычлы. Әни - һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, әниләрнең яратуын тою безгә рәхәтлек бирә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни мәхәббәте көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ышанырга этәрә. Бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, без сезгә ярату хисләребезне җиткерәбез. Якты күңелләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер, бәхет телибез. Балаларыгыз һәм якыннарыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын. Тормышыгызда якты көннәр, балаларыгыз өчен сөенгән мизгелләрегез күбрәк булсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев