Балалар бакчасында диспансерлаштыру
Балалар бакчасында диспансерлаштыру елына 1 мәртәбә һәм расланган график буенча үткәрелә.
25 февраль көнне Теләченең өченче номерлы балалар бакчасына диспансеризация үткәрү өчен «Теләче үзәк район хастаханәсе» нән табиб-белгечләр килде. Алар баланы карау нәтиҗәләре буенча медицина картасына язып куя һәм баланың сәламәтлек паспортына бәяләмә кертә.
- Быел балаларны профилактик тикшерүне түбәндәге составтагы табиблар бригадасы үткәрде: табиб – педиатр, офтальмолог, отоларинголог, лаборант, дип хәбәр итә әлеге балалар бакчасы админстрациясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев