Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан
Бүген “Дулкын” йөзү бассейнында, “Теләче” спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан, якынлашып килүче Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 елларда туган яшүсмер малайлар, 2015, 2016, 2017 елларда туган малайлар, 2022, 2013 елларда туган яшүсмер кызлар һәм 2014, 2015, 2016, 1017, 2018 елларда туган кызлар арасында йөзү буенча район Беренчелеге булып үтте.
Шунысы игътибарга лаек, ярышлар “Теләче” спорт мәктәбе тренеры, баш хөкемдар Роберт Нәгыйм улы Әхтәмов иганәсенә үткәрелде. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга тәгаенләнгән диплом, медальләрне һәм кызыксындыру премияләрен ул үзе һәм хезмәттәше, шулай ук “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Булат Заһидуллин белән берлектә тапшырды. Роберт Нәгыйм улының йөзү ярышларына иганәчелек итәргә алынуы беренче тапкыр гына түгел. Аның гаиләсе әлдән - әле йөзү түгәрәгенә йөрүче һәм ярышларда алдынгы урыннарга лаек булучы балаларны әнә шулай сөендереп килә.
Бүген булып узган районкүләм йөзү ярышында җиңү яулаган һәм призы урыннарга лаек булган укучы балаларның исемлеге белән сез рәсми сайтыбыздан таныша аласыз.
Бүләкләкләү тантанасында “Теләче” спорт мәктәбе методисты Лилия Маракованың сорауларына балалар бик оптимистик рухта җавап бирделәр. “Йөзү спорты бик ошый. Киләсе уку елында да күнегүләргә актив йөриячәкбез. Тренерларыбыз - Роберт белән Булат абыйны нык яратабыз, хөрмәт итәбез, - диделәр алар бертавыштан.
Бүгенге ярыш - календарь ярыш булудан тыш, үзенә күрә бер еллык эшкә хисап ярышы да булып тора. Алда балаларны күңелле җәйге ял көтә.
Фәнил Гаязов фоторепортажы сылтама аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев