Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Баландыш авылы мәдәният йортында бәйрәм чарасы булып узды

Язның иң беренче һәм иң күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңеннан, 9 март көнне, Баландыш авылы мәдәният йортында бәйрәм чарасы булып узды.

- Матур, моңлы җырларга бай булган кичә күңелле уеннар белән дә үрелеп барды. Залга җыелган гүзәл затларны Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин да котлап үтте. Ул авылдагы чараларда актив катнашучы хатын-кызларны рәхмәт хатлары белән бүләкләп, залда утырган һәркемне чәчәкләр белән куандырды.

Шулай ук бәйрәм кичәсенә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең якыннары да чакырулы иде. Аларга авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырды,  – дип хәбәр иттеләр безгә Баландыштан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев