Теләче Информ

Баландышым – горурлыгым

Авылым - чишмәле як, шуңадыр, күрәсең, бездә иҗатка һәвәс кешеләр яши.

Авылым урамыннан әкрен генә атлап, аның гүзәллегенә хозурланып барам. Өлкәннәр сөйләгән истәлекләр аша авылның үткәнен барлыйм, бүгенгесен күреп сөенәм, ә киләчәген саклаучылар без дип уйлыйм... Әйе, минем туган авылым Баландыш табигате, хезмәт сөючән халкы, яңа төзелешләре белән матур һәм сокланырлык шул. Авылымның уртасыннан ике инеш үтә. Ә инеш буйларында бабаларыбызның игелекле исемнәрен мәңгеләштергән челтер чишмәләр, җырлый-җырлый Мишә елгасына агып төшәләр. Ә бу елга буендагы болыннар, шомырт һәм баланлы әрәмәләрнең муллыгы, байлыгы турында язып, сөйләп кенә аңлатып булмастыр, минемчә. Авылдашыбыз Габделхәй абый утырткан чыршы полосалары бүген дә бөтен авылыма ямь өстенә ямь биреп тора. Табигать биргән шушы гүзәллекне тагын да матурлап, шушы болгаБаландышым – горурлыгым d Безнең Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә күп еллардан бирле театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләнә. Чөнки театр - милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле драматург Туфан абый Миңнуллин да: ”Театрны татар кебек яраткан халык юк” дип дөрес бәя биргән. Хәтта русның бөек язучысы В.Г.Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән” дип язып калдырган. Әйе, без театрлы халык, татар театры яшәргә тиеш! Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер, минемчә. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр, мөгаен, без - театр сөюче укучылардыр. Билгеле, түгәрәк җитәкчебез кебек театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүче укытучының булуы да кирәк. Мәктәбебездә эшләп килүче ”Өмет” дип исемләнгән яшь театр сөючеләр түгәрәгенә мин бик теләп йөрим. Чөнки театр - балаБез театр яратабыз ларга аеруча якын булган сәнгать төре. Без бу түгәрәктә актерлык серләренә төшенәбез, образларны тормышчан итеп иҗат итәргә тырышабыз, театр сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнәбез. Татар театрының бай һәм катлаулы тарихы белән кызыксынып, аның үткән юлы турында мәгълүмат туплыйбыз, күренекле шәхесләрен, аларның иҗатын барлыйбыз, туган телебезнең матурлыгын тоябыз. “Өмет” түгәрәгенең беренче карлыгачлары, узган гасырның 90 нчы елларында ук Т.Гыйззәтнең “Бишбүләк” драмасыннан өзек сәхнәләштереп, район һәм зона турларында җиңү яулаганнан соң, башкалабыз Казанның “Яшьләр үзәге”ндә чыгыш ясау бәхетенә ирешкән. Беренче театр сөючеләр анда да сынатмаган: 2нче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә ия булганнар. Ул карлыгачлар арасында минем әтием Рәис (ул вакытта 5 нче сыйныф укучысы) яшь партизан образын (“Бишбүләк җыры”н оста башкаручы) иҗат иткән. Әтием әле дә, ул спектакльне сәхнәләштергән чакларын сагынып, “Бишбүләк” җырын көйләп йөри... Мәктәбебезнең театр сөючеләре хәтта Г. Камал артистлары каршында да чыгыш ясаган. Алар чын артистларга Р.Шәрәфиевның “Белмим” әсәрен тәкъдим итеп, аларның акыллы һәм тәҗрибәле киңәшләрен тыңлаган. Ул вакыттагы театр җитәкчесе Шамил Зиннур улы Закиров та аларга бик зур бәя биреп, ”Театр - сәнгатьнең таҗы”, аны гел шулай яратырга кирәк, дигән. Әйе, сөйли китсәң (әтием әйткәндәй), бу түгәрәкнең уңышлары бер китап булыр, мөгаен. Менә 3 ел инде мәктәбебез район күләмендә театр мәйданчыгы булып тора. Шуңа күрә ”Мәктәп театрына - киң юл” дип исемләнгән театр бәйгеләре бездә уза. 2019 нчы елның октябрь аенда уздырылган Театр фестиваленә районыбызның барлык мәктәпләре дә бик тырышып әзерләнгән иде. Мәктәбебезнең яшь актерлары 1 нче конкурста Т.Миңнуллинның “Без бит выр заманда да авылым көннәнкөн үсә, төзекләнә һәм яңара. Саланың иң матур урынында - тау битенә баскетбол, футбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы төзелде. Аннан көн дә балаларның шат авазлары ишетелә. Барыбызны сөендереп, тиздән бик тиздән авылыбызның нәкъ уртасында ял паркы калкып чыгачак. Әле яңа гына төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм бай китапханә үзе генә ни тора! Аны ачуга Татарстанның атказанган артисты Салават абый Фәтхетдиновның килүе күп нәрсә турында сөйли. Без хәзер сөенәсөенә көн саен шунда ашыгабыз. Чөнки анда төрле-төрле чаралар: авылыма хас милли горефгадәтләр, йолаларны чагылдырган кичәләр, очрашулар булып кына тора. Әйткәнемчә, минем авылым Баландыш - чишмәле як, шуңадыр, күрәсең, бездә иҗатка һәвәс кешеләр яши. Туган ягым халкы һәр табигать һәйкәлен кадерли, саклый һәм яңарта. Бу эшне беренчеләрдән булып, Котдус бабайның оныкчыгы Габдулавыл малае” әсәреннән өзек сәхнәләштерсә, 2 нче бәйгедә Ф.Кәримнең “Шакир Шигаев” әсәрен тәкъдим итте. Билгеле, беренчелекне ычкындырмадык. Шуңа күрә узган ел К. Тинчурин театры уздырган театр фестивалендә 3 нче дәрәҗә диплом һәм бүләккә ия булдык. Бу җиңүләрдә иң оста иҗат итүче актерыбыз 8 нче сыйныф укучысы Галләмов Мурат булды. Аңа хәтта театрның күренекле артисткасы Исламия апа Мәхмүтова аерым рәхмәт белдереп, театрның дәвамчылары булуына чиксез шатлануын әйткән иде… Республика күләмендә “Сәхнә” журналы оештырган “Сәйяр” яшь театр сөючеләр конкурсында да ел саен бик теләп катнашабыз, анда да уңышлар яулыйбыз. Узган ел мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты буенча район укытучыларының семинары узды. Шул уңайдан без, ”Өмет” түгәрәге “артист”лары, килгән кунакларга “Әбиләрдә кунакта” әсәрен тәкъдим иттек. Мин үзем әби образын башкардым һәм тамашачы укытучылар минем актерлык осталыгымны югары бәяләделәр, безгә иҗат уңышлары теләделәр. Шулай ук Заһидуллина Нурфия, Минһаҗев Камил, Галимов Адел, Хәсәншина Зәлия, Хаҗиева Ләйсәннәр дә чын артистларча уйнадылар. Бу осталыкларыбызны без нәниләргә - яслебакча балаларына да күрсәттек. Хәзерге вакытта без, “Өмет”леләр, күренекле драматургыбыз Туфан абый Миңнуллинның балалар өчен язылган “Иптәш командир” дип исемләнгән әсәрен куярга әзерләнәбез. Мин анда да бөтен көчемне куеп иҗат итәчәкмен, чөнки алдагы еллардагы абыйапаларыбыз юлына тап төшерергә ярамас... Әйе, без театр яратабыз. Ул бездә матур, күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булыша, үзеңдәге кимчелекләрне күрә һәм аңлый белергә өйрәтә. Чөнки театр – тормыш көзгесе... Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай әйткәнчә, ул көлдерә дә, елата да, уйлата да.. Назлыгөл Гайнетдинова, Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы. ла абый башлап җибәрде. Ул бай тарихлы Котдус чишмәсенә җан өрде. Аннан соң бертуган Рөстәм һәм Самат абый Мөхәммәтшиннар әниләре истәлегенә “Гөлчирә“ чишмәсен ясап куйдылар. Авылым аша үтүчеләр дә аның татлы суын авыз итә, рәхәтләнеп ял итеп китә. Күп тә үтмичә, Данияс абый белән Ильяс абый да үз исемнәре белән атап, Сәйкә урамы халкын шифалы чишмә суы белән сыйларга өлгерде. Авыл халкы бу изгелекләре өчен аларның барысына да чиксез рәхмәтле... Билгеле, бу үсеш-үзгәрешләрнең башында халык белән бергә килешеп эшләүче Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм абый Мөхәммәтшин тора. Болар бары да аның тырыш, уңган, чын җитәкче булуын күрсәтә. Мин әлеге үзгәрешләрне күреп шатланам һәм шушы авылдан булуым белән горурланам. Чынлап та, горурланырлык шул минем туган авылым!

Реклама

Нурфия Заһидуллина,

Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: