Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Балкыш» республика фестиваленең гала-концертында

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Балкыш» республика үзешчән башкаручы - ветераннар фестиваленең гала - концерты булды.

Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан килгән фестиваль лауреатлары - сайлау турларын узып соңгы этапта җиңүчеләр катнашты. Чарада  Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Теләче муниципаль районы Ветераннар советы рәисе  Рәис Заһидуллин җитәкчелегендә,  бер төркем делегация катнашты. Ә Лауреат дипломы белән бүләкләнүчеләр исемлегендә Әлфирә Ситдикова ( Олы Кибәхуҗа), Әлфия Сәләхова ( Олы Нырсы), Нурания Гильметдинова ( Олы Нырсы) , Габдулла Заһидуллин (Баландыш), Алексей Писарев ( Олы Нырсы), Александра һәм  Елизавета Симоновалар (Әбде) да  бар. Филармония сәхнәсендә райондашыбыз,  Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревның чыгыш ясавы зур горурлыктыр! 

2012 елда ук башланган бу  фестиваль өлкән буынның  республикабыз тормышында актив катнашуы хакында сөйли.  Фестиваль Җиңү көненә багышланганга  күрә, өстенлек сугыш елы  һәм Ватан турындагы җырларга бирелде. 

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев