Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барлык белем биргән укытучыларга бәйрәмнәре белән котлап

Исән чакта һәйкәл куярлык...

Укытучым - якын кешем минем,
Бүген синең олы бәйрәмең.
Уем белән генә еракларга,
Яшьлегемә кайттым әйләнеп.

Кечкенәдән атлап кергән чакта,
Укырга ,- дип мәктәп баскычын.
Барыр өчен тормыш юлларыннан,
Сез бирдегез белем ачкычын.

Бәйрәм бүген, барлык остазларым,
Матур чәчәкләргә төрелә.
Барыбызны сез бит өйрәттегез,
Бөек Тукаебыз теленә.

Аерырга яхшы - яманлыкны,
Сездэн генә бары без алдык.
Кыз - егетләр ныклап аяк басып,
Юлыбызны табып югалдык.

Әниемдәй сезне якын итеп,
Якынырак кеше күрмәдем.
Яшәгәндә бик тә  кирәк икән,
Өйрәнелгән тормыш серләре.

Озын гомер сезгэ киләчәктә,
Бэхет килә теләп каласым.
Исемегез чын батырлар итеп,
Алтыннардан килә язасым.

Сез кадерле булган укытучым,
Хезмәтегез калсын уелып.
Барыгызга күренерлек итеп,
Исән чакта һәйкәл куярлык.

Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһәре.
5 октябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев