Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Басуларда кызу эш кайный

Көннәрнең бераз салкынча торуы игенчеләр өчен әйбәт кенә булды мөгаен. Районыбыз басуларында эш кайный.

 Без барган  КФХ Низамов М.Х хуҗалыгында да  кызу эш бара иде. Әлеге фотоларда сез әлеге  хуҗалыкның  алдынгыларын күрәсез. - Иртәнге сәгать 7дән эшли башлап, кичке 7-8 гә кадәр эшлибез. Барлык техника да җитәрлек. Барысы да үзебезнекеләр, читтән кеше юк. Һава торышы әйбәт булса, эшләрне вакытында тәмамлаячакбыз, -  диде агроном булып хезмәт куючы Фәсхиев Фаиль  абый. 

Шулай булсын да. Хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен басулар да мул уңыш бирер.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев