Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Батыр якташыбыз үрнәгендә

Бүген, ягъни 14 май көнне, Теләче стадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.

Анда районыбыз мәктәпләреннән 5 һәм 10 сыйныф укучылары көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин,  26 нчы “Барс” махсус отрядның төркем начальнигы Эдуард Панкратов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, Кукмара районының Чура авыл җирлеге башлыгы  Виталий Андреев,  ефрейтор Олег Кирилловның әти-әнисе, хәләл җефете, туганнары катнашты һәм чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, махсус операция вакытында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Олег Кириллов  үлгәннән соң  “Батырлык” ордены белән бүләкләнде.

Көн дәвамында укучылар турникта тартылу, пневматик мылтыктан ату, йөгерү, граната ату, туп этәрү, куллар белән җирдән этенү, вакытка АКМ – 74 автоматын сүтеп җыю кебек ярыш-биремнәр буеча көч сынаштылар.

Азактан иң-иңнәргә Мактау грамоталары һәм Дипломнар тапшырылды. Командалар беренчелегендә Теләче – 1 командасына тиңнәр булмады. Аларга 26 нчы махсус “Барс” отрядының күчмә флагы тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче – 2, Олы Мәтәскә урта мәктәбе командалары бүлеште. Җиңүчеләрне һәм җиңүче командаларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,  тантана кунаклары һәм батыр райондашыбыз Олег Кирилловның якыннары тәбрикләде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X