Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Батырлык дәресләре - «Кырымның Россия белән яңадан берләшүе»

Безнең календарьда тагын бер бәйрәм датасы өстәлде – 18 март, Кырымның Россиягә кушылу көне.

Балаларда патриотик хисләр формалаштыру, тарихка хөрмәт, Кырымда булган тарихи вакыйгаларга кызыксыну уяту максатында, 17 март көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Кырымның Россиягә кушылуы көненә багышланган тематик дәресләр узды. Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рахматуллина А.Ә. "Кырым һәм Россия. Без бергә", Кырым тарихы, 2014 елның мартында булган вакыйгалар, ярымутрауның истәлекле урыннары һәм табигате турында сөйләде. 

Укучылар Кырым ярымутравының тарихи үткәне, хәзерге вакытта Кырымда яшәүче халыклар, аларның мәдәни мирасы турында белделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев