Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер күрешү – бер гомер

8 сентябрь көнне, Айдар авылы мәдәният йортында авыл җыены булып үтте. 13 сентябрьдә булачак сайлаулар уңаеннан үткәрелгән әлеге җыенда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин катнашты.

Җыенда Татарстан Республикасы Президентын, муниципаль органнарга депутатлар сайлау тәртипләре турында әйтелде, аны үткәрү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Айдар, Субаш авыллары халкын дистә елга якын республикада эшләп килүче кырыктан артык программа нигезендә республикада, районда барган төзелеш, ремонт эшләренең  барышы, аларның эшләп бетерү графиклары белән танышырды. Шулай ук авыл җыенында районның 2021 -2022 елларга  тәгаенләнгән переспектив эш планнары да каралды. Җылы, дустанә шартларда узган сөйләшү барышында быел үзара салым ярдәмендә башкарылган эшләрнең дә үтәлеше читтә калмады. Җыенга килүчеләрне алар белән җирлек башлыгы Рифат Хаҗиев таныштырды.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев