Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча киңәштеләр

25 апрель көнне Теләче районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең 2024 елның 1 квартал нәтиҗәләре буенча чираттагы киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Теләче мәдәният йортының автоклуб мөдире Гараева Р.Б.  россиякүләм “Пушкин картасы” программасының  үтәлеше турында,  катнашу мөмкинлеге булган грантлар, аны әзерләү буенча киңәшләрен җиткерде. 


Үзәк җирлекара катапханә директоры Дәүлиева Р.М. үз чиратында шулай ук китапханәләр арасында “Пушкин картасы” буенча булган проблемаларны атап, алар өстендә  эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Районыбызның китапханә эше буенча агымдагы елның беренче квартал нәтиҗәләрен җиткерде. 


Район мәдәният бүлеге җитәкчесе  Иксанов Д.С. чыгышында уздырылган чараларга анализ ясап,  алда булачак төп мәдәни чаралар үткәрү, аларны оештырган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында, республикабызда игълан ителгән чисталык айлыгы кысаларында эшләнергә тиешле чараларны искәртеп үтте. 


Теләче мәдәният йорты директоры Нәгыймова Ф.М. клуб берләшмәләренең эшчәнлеген камилләштерү максатында  уздырылган район смотр-бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Бәйгенең җиңүчеләренә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С. Дипломнар тапшырды. 
Бәйгедән тыш, актив профсоюз членнарына Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең республика профсоюзы  тарафыннан Мактау Грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Зөлфия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев