Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР! ШӘП блогерлар командасы Сабантуй уздыра!

Татарстанның популяр блогерлары бер мәйданга җыелып милли бәйрәмдә катнашачак. Блогерлар белән ярышып, бүләкләр отып, фото-видеолар төшереп рәхәтләнеп күңел ачарга менә дигән мөмкинлек!

Бәйрәмгә киләчәк Марат Клубника, Дневник Татарина,  Ильнариус Татариус, Кызык-Мызык, Айдар Дикий, Олеся Лесная, Айдарчик, Ләйсән Җамали, Василий Иванов кебек блогерлар исемлеге көн саен яңарып тора!💚

Блогерлар Сабантуе Баландыш авылында ел саен уза торган “Түгәрәк уен” җыены белән берләштерелеп уздырыла. Димәк, үзенчәлекле уеннар (себерке бәйләү, утын кисү, ат туару һ.б.), җыр-бию, лоторея уйнату, танылган артистлар чыгышлары да көтелә. 
Бәйрәмгә килергә теләгән һәркемне көтеп калабыз! 

❗️❗️❗️Теркәлү узып килгән кунакларны сюрприз көтә! Теркәлү монда!

✅27 июль, 15.00 сәгатьтә башлана
✅Теләче районы, Баландыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев